Хөкүмәт мәктәп укучылары өчен 10 мең сум күләмендә түләү кагыйдәләрен раслады

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр Россиянең мәктәп яшендәге балалары булган барлык гаиләләре 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирә алачак.

Әгәр балага уку елы башлануга алты яшь тулса, алты яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннары яки попечительләре дә дәгъва итә ала. Шулай ук пособие сорап төп гомуми белем бирү программалары буенча мәктәпләрдә яки интернатларда белем алучы 18-23 яшьлек инвалид кешеләр дә мөрәҗәгать итә ала.

Акча 16 августта түләнә башлаячак. Министрлар Кабинетында әлеге түләүләр гаиләләргә башка төрле ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак, дип аныкладылар.

Әлеге пособие Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International