2021 елның 23 июненнән 27 июленә кадәр XXVI Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты «Алтын каләм - Золотое перо» фестивале узачак. Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы ярдәмендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесы, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр хөкүмәте белән берлектә оештыра.
Фестивальдә катнашу өчен журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла. Гаризалар 2021 елның 23 июненнән 15 июленә кадәр Фестиваль юнәлешләре һәм темалары нигезендә кабул ителә. Гаризаны тәкъдим итү түбәндәге сылтама буенча PDF форматында гамәлгә ашырыла https://forms.gle/rAQgKwzfRTq22jaQA. Гаризага портфолионы беркетергә кирәк.
Фестивальнең финалы 2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авыл җирлеге, Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак.