Балтачта комбайннар парады башланып китте

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Әле июль аеның уртасына гына якынлашып килсәк тә, табигатькә көз төсе керә башлады. Җәй кызулыгына ияреп иртә өлгергән иген кырларында сары чалымнар ныграк сизелә. Июль ае ул урак өсте кампаниясенә старт бирелә торган вакыт. Быел болай да иртә кызган тимерне вакытында сугуны максат итеп, районыбызның күмәк хуҗалыклары җентекләп уракка төшәргә хәзерләнә. 12 июльдән күмәк хуҗалыкларда уракта катнашачак кыр корабларын хезмәткә кабул итеп алу - комбайннар парады башланып китте. Киләсе өч көн дәвамында комиссиянең җитди контроле астында комбайннар старт сызыгына куелачак. Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International