Раил hәм Зөhрә Садыйковлар «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестивале җиңүчеләре

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Балтач районында яшәуче матур, яшь гаиләләребезнең берсе - Раил hәм Зөhрә Садыйковлар «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестиваленең «Республика Профессиональной культуры» номинациясендә җиңу яуладылар.

2021 елның 3 июлендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә Республикасы» конкурс-фестиваленең финал этабы узды. Фестивальнең төп максаты - яшь гаиләнең социаль статусын күтәрү, аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү, яшьләрдә төп тормыш кыйммәте буларак гаиләгә мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү.

«Яшь гаилә Республикасы» фестивалендә катнашыр алдыннан яшь гаиләләр сайлап алу турын уздылар, «Гаилә бренд буларак» дискуссия мәйданчыгында катнаштылар, режиссер-куючы белән актив һәм иҗади хезмәттәшлек иттеләр. Фестивальдә катнашучы һәр гаилә - үзенең эчке корылышы, законнары, чикләре, символикасы, тарихы, кыйммәтләре булган кечкенә республика. Финал чыгышында гаиләләр үз гаиләләренең гербын һәм флагын, шулай ук иҗади чыгыш форматында гаилә гимнын күрсәттеләр.

Бәйрәм зур горурлык белән гаилә флаглары парадыннан башланды. Программаның лирик дәвамы булып гаилә вальсы торды, ә финалның кульминациясе, һичшиксез, гаилә гимны – яшь гаиләләрнең иҗади тамашасы булды. Гимн тавышлары юкка гына милләтне берләштермәде, аңа үз Ватаннарына карата горурлык һәм хөрмәт хисе сеңдермәде, халыкны яңа эшләргә һәм гамәлләргә рухландырды. Ә 11 июльдә Казанда яшь гаиләләр фестивалендә буләкләу тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International