"Сабантуй" ял паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күңелле бәйрәм узды

2021 елның 9 июле, җомга

8 июль көнне "Сабантуй" ял паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күңелле бәйрәм узды.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу бәйрәм - үзенчәлекле көн. Биредә алар үзләренең диагнозлары, авырлыклары турында оныттылар һәм халык бәйрәме атмосферасына башларыннан ук чумдылар. Армрестлинг, пневматик винтовкадан ату кебек спорт ярышлары, гаилә конкурслары, халык уеннары оештырылды. Артистлар бәйрәм кәефен бүләк итте, катнашучылар үзләре дә җырлар җырладылар, биеделәр, яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да призлар һәм сувенирлар, ә иң мөһиме - шәп энергия заряды алды. Чөнки биредә алар үз талантларын гына күрсәтеп калмыйча, бер-берсе белән дә аралаша алдылар.

Әлеге бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнарга ("Факел" клубы, Балтач мәдәният үзәге, Балтач муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты), шулай ук "Благоустройство" җәмгыятенә спонсор ярдәме өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International