Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары арасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган спартакиада

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

3 июльдә «Сабантуй» ял паркында Балтач «Форпост» үзәге сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көненә багышланган Әфган һәм Чечня сугышчылары-ветераннары арасында ату, гомуми физик әзерлек һәм аркан тарту буенча Спартакиада үткәрде.

Ярышлар 4 спорт төреннән узды: урыннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату, волейбол һәм аркан тарту.

Ярышларда катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасы Олимпия советының «32 нче Бөтенроссия Олимпия көне» грамоталары белән бүләкләнде. Шәхси-команда зачетында җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International