1 июльдә өч дәрәҗәдәге депутатлар Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы сайлаучылары белән очрашты.
Очрашу барышында башкарылган эш турында хисап белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:
1. Бариев Марат Мансур улы - VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы;
2. Ногаев Камил Әсгать улы - VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары;
3. Нутфуллин Рамил Рәшит улы - Балтач муниципаль районы Советы депутаты, Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы.
Очрашуда Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнары депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.