2021 елның 29 июнендә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 30 декабрендәге 518-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, ул элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели.
Белешмә өчен
Татарстанда хәзерге вакытта БДКМР мәгълүматлары буенча, хокук ияләре турында белешмәләре булмаган 700 меңнән артык күчемсез милек объекты исәпләнә, шулардан: җир кишәрлекләре - 331 меңнән артык, капиталь төзелеш объектлары - 214 меңгә якын, күпфатирлы йортлардагы биналар - 156 мең тирәсе.
Законны гамәлгә ашыру процедурасы
Законны гамәлгә ашыру белән дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары шөгыльләнәчәк. Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләре тарафыннан бернинди гамәлләр дә таләп ителмәячәк. Муниципалитетлар кирәкле бөтен эшне үткәрәчәкләр - мөстәкыйль рәвештә үз архивларында белешмәләрне анализлыйлар, салым органнарында, Россия Пенсия фондында, эчке эшләр органнарында, гражданлык хәле актларын теркәү органнарында, нотариусларда һ.б. мәгълүмат сораячаклар. Элек исәпкә алынган объектлар милекчеләре ачыкланган очракта, муниципалитетлар бу хакта электрон почта аша хәбәр итә һәм БДКМРга 5 көн эчендә реестрга кертелергә тиешле белешмәләрне кертү турында Татарстан Росреестрына мөстәкыйль рәвештә гариза җибәрә.
Элек исәпкә алынган объектларның хокук ияләре өчен мәгълүмат
Элек исәпкә алынган объектларга хокук ияләренә законны гамәлгә ашыру аларга карата бернинди санкцияләргә (штрафларга) йогынты ясамаячагын аңларга кирәк, чөнки элек барлыкка килгән хокукларны дәүләт теркәве мәҗбүри түгел һәм аларның хуҗалары теләге буенча гамәлгә ашырыла.