Әти-әниләр игътибарына: Су коенырга балаларның үзләрен генә җибәрмәгез!

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Җәй айларында кызу көннәрдә олысы-кечесе елга буйларына, сулыкларга агыла. Эссе һава торышы сәбәпле, район сулыкларында да гражданнарның, бигрәк тә балигъ булмаган балаларның ата-аналарыннан башка су коенуы күзәтелә.

Балтач районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе санкцияләнмәгән коену урыннары буенча даими рейдлар үткәрә.

Хөрмәтле әти-әниләр һәм балаларның иминлеге өчен җавап бирүче затлар! Балаларның үзләрен генә су буйларына җибәрмәвегез, алар белән аңлату эшләре алып баруыгыз сорала. Җәйге су коену чорында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәгез, исән-имин булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International