Бу хакта Татарстан Росреестрында һәм ТР буенча Кадастр палатасында хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында Татарстан торак пунктларының 3 119дан 995 чиге турында мәгълүмат бар. Татарстан Росреестрында билгеләп үтүләренчә, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын торак пунктлар чикләре турында белешмәләр белән тутыру бурычы - Росреестрның юл картасы проектын гамәлгә ашыру кысаларында расланган юл картасының «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру», шулай ук җир турында Бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру экспериментының бер пункты.
Быел республиканың 22 районында 137 чик турында белешмәләр кертелгән. Әлеге эш Питрәч районында аеруча нәтиҗәле башкарылды, анда 24 чик кертелгән. 18 чик - Әтнә, 14 - Тукай, 10 - Биектау һәм Түбән Кама районнарында кертелгән.