Административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.

Әлеге хезмәт Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында транспорт чаралары милекчеләренә бушлай һәм һәркем өчен мөмкин. Уңайлыклары түбәндәгедән гыйбарәт:

- карар чыгарылган көнне хокук бозу турында тулы мәгълүмат алу;

- почта бүлегенә бару кирәк булмаганлыктан, шәхси вакытыңны экономияләү;

- ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлекләре.  

Тулы инструкция алу һәм язылу түбәндәге сылтама буенча рәсмиләштерергә мөмкин:

https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-requirement?callback_url=https%3A%2F%2Fuslugi.tatarstan.ru%2Fgibdd%2Ffines%2Fapplication%2Findex

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International