Балтачлылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә, балтачлылар «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бу көнне бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында туган җирне яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабынды. «Хәтер шәме» акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланды.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, район үзәгендә урнашкан «Батырлар аллеясы»нда кичке сәгать тугызда митинг булды. Үзәктә урнашкан оешма-предприятие, район Советы һәм район башкарма комитетының бүлек хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, балалар һәм бистә халкы катнашында Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International