«Террористик акт булу ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» сораштыруын узуны сорыйбыз

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 21 июненнән 4 июльгә кадәр чорда «Террористик акт булу ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.

Муниципаль берәмлекләр буенча сораштыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы өчен материаллар әзерләгәндә кулланылачак.

Социологик тикшеренү анкета сораштыруы үткәрү юлы белән Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сорашу» бүлекчәсендә тиешле рубрикада (https://mert.tatarstan.ru/uroven-otsenki-naseleniem-veroyatnosti.htm) башкарыла.

Сезне онлайн сораштыруда актив катнашуыгызны сорыйбыз. Тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә файдаланылачак.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районындагы АТК аппараты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International