Куркыныч метеорологик күренеш - эсселек турында шторм кисәтүе
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югарырак булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31..36° максималь һава температурасы көтелә.