Тыл ветераны Рафаил Габделхак улы Габделхаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 17 июнендә Борнак авылында яшәүче тыл ветераны Рафаил Габделхак улы Габделхаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү өчен бөтен авырлыкларны нык кичереп, армый-талмый хезмәт куйган өлкән буынга дәүләт тарафыннан игътибар һәм хөрмәт арта. Бүгенге көндә ветеран улы Раушан һәм килене белән ихтирам һәм муллыкта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International