Тыл ветераны Наталия Владимировна Ишмурзина 90 яшьлек юбилеен каршылады

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2021 елның 15 июнендә Югары Ушма авылында яшәүче тыл ветераны Наталия Владимировна Ишмурзина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Район җитәкчелеге юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Наталия апага 10 яшь тулганда сугыш башлана, ул кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене белән ихтирам һәм муллыкта яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International