Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында урнаштырылган. Хәзерге вакытта моның өчен махсус оештырылган «Төзелеш өчен җир» онлайн-сервисында Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Пермь, Самара һәм Псков өлкәләре кебек төбәкләрдә урнашкан җир кишәрлекләре турында мәгълүмат бар. Барлыгы онлайн-сервиста 362 җир участогы һәм 180 тирәсе территория турында белешмәләр күрсәтелә.
Әмма торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен гражданнар әйләнешенә кертү географиясе акрынлап киңәя бара. Аерым алганда, Росреестр, торак төзелеше өчен яраклы участоклар турында халык алдында кадастр картасында мәгълүмат урнаштыру өчен, РФнең 43 субъекты белән килешүләр төзеде. Алга таба Росреестр Россиянең бөтен территориясе буенча торак төзелеше өчен җирләр турындагы мәгълүматны чагылдырырга һәм актуальләштерергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «төзелеш өчен җир» сервисы күп фатирлы йортлар һәм коттедж бистәләре төзү белән шөгыльләнүче инвесторларга, төзүчеләргә, шулай ук гади гражданнарга җир сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә.