Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белем мәктәбе дәресләре узачак

2021 елның 15 июне, сишәмбе

2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.

2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белем мәктәбе дәресе узачак. Дәресне «Республика спорт-адаптив мәктәбе» ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы уздырачак.

Катнашу өчен 89991579442 номеры буенча дәрескә язылырга кирәк (моның өчен Сезнең ФИО һәм телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (контактлы зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Сезгә соңрак җибәреләчәк сылтама буенча Zoom дагы конференциягә кушылырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International