Балтач муниципаль район башлыгының милли бәйрәм - Сабантуй белән котлавы

2021 елның 12 июне, шимбә

Хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне татар халкының гүзәл бәйрәме - Сабантуе белән чын күңелдән кайнар котлыйм!

Халкыбыз яраткан Сабан туе хезмәткә дан җырлаучы төп бәйрәм булып тора. Мәйданга олысын-кечесен җәлеп итеп, ул татар халкының кунакчыллыгын, дусларча мөнәсәбәтен ачып сала һәм көчеңне, җитезлегеңне, тапкырлыгыңны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Гомер-гомергә ул төрле милләт кешеләренең дусларча аралашуына этәргеч биргән, киләчәккә өмет уяткан һәм шатлык өләшкән.

Быел да "сабан бәйрәме" гадәттәгечә киң колачлы, күңелле булып һәм шау-гөр килеп узар, теләүчеләрнең барысына да Татарстанда яшәүче халыкларның бай мәдәниятенә күмелергә, аларның йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез.

Сабантуй бәйрәмендә без, беренче чиратта, үзләренең фидакарь хезмәте белән мул уңышка  нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлыйбыз. Татарстанның, районыбызның иминлеген ныгытуга  һәм  аны танытуга шулай ук барлык җитештерү тармаклары хезмәтчәннәренең, фәнни  һәм  иҗади зыялылар вәкилләренең ирешкән казанышлары, безнең спортчыларыбызның яулаган  җиңүләре дә зур этәргеч бирә.    

Спорт ярышларында катнашучыларның барысына да ихластан – җиңүләр, ә барлык кунакларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм якты хисләр телим. Сабан туе һәркемгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иртәгәге көнгә ышаныч бирсен, игелекле эшләргә һәм башлангычларга рухландырсын иде.

Сезгә чын күңелемнән онытылмаслык яңа тәэсирләр алуыгызны телим. Бу якты, күркәм һәм юмарт бәйрәм һәр йортка шатлык, муллык алып килсен! Нык сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга сөю-сәгадәтле тормыш насыйп булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International