10 июнь көнне Кече Лызи урта мәктәбенең «Дуслык» мәктәп яны лагеренда социаль участокта «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гөлшат Сәлахова һәм Балтач район башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча белгеч Ләйлә Низамиева тарафыннан профилактик очрашу уздырылды. Барлыгы 34 балигъ булмаган бала катнашты. Ике отряд арасындагы очрашу вакытында террорчылыкка каршы көрәш чараларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, янгыннар килеп чыкканда кагыйдәләр һәм начар гадәтләргә каршы көрәш буенча интеллектуаль викторина оештырылды. Викторина тәмамлангач, отрядлар грамоталар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм психоактив матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәттә булырга өндәүче белешмәлекләр алдылар.