#Экояз - 2021 акциясе җиңүчеләрен бүләкләү

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген, 8 июнь район Советының утырышлар залында #Экояз - 2021 акциясе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. 

«Иң яхшы мәктәп» номинациясендә Кече Лызи урта мәктәбе, «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә Сосна балалар бакчасы җиңү яулады. «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Кәримовлар гаиләсе (Кәримова Алсу Ринат кызы, Норма урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы), Балтач муниципаль районының җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең «Форпост» үзәге «Иң яхшы оешма» номинациясе җиңүчесе дип табылды.

Дипломнарны һәм истәлек бүләкләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Әдехам улы Касыймов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International