«Коляскалар парады – 2021» гаилә бәйрәмендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

2021 елның 20 июнендә Яшьләр көне кысасында КОЛЯСКАЛАР ПАРАДЫ - коляскаларда нәни балаларын йөртүче әниләр, әтиләр өчен якты һәм истә калырлык бәйрәм узачак. Бизәлгән коляскаларда  матур нәни балалар һәм ата-аналар белән бергә бәйрәм кунакларына да, әлбәттә инде, катнашучыларга да бик күп якты һәм уңай тәэсирләр бүләк итәчәк әлеге конкурс. Барлык теләүчеләрне парадта катнашырга чакырабыз! Конкурста катнашу өчен ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегенә заявка бирергә яисә Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына “Коляскалар парады - 2021” дигән язу темасына тамга белән заявка җибәрергә кирәк.  

Үткәрү урыны: Балтач шәһәр тибындагы поселогы, «Сабантуй» ял паркы

Положение о проведении конкурса (Парад колясок)2021.docx

Приложение (парад колясок) 2021.doc

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International