Хөрмәтле ата-аналар! Җәйге каникуллар вакытында балаларны караучысыз калдырмагыз!

2021 елның 4 июне, җомга

Мондый мөрәҗәгать белән 2 июньдә ММЧ өчен брифинг вакытында Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов чыгыш ясады. Журналистлар белән очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары су коену сезонында суда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасында рәсми рәвештә су коену сезоны 1 июньнән ачылды, әмма асылда татарстанлылар аны май уртасында ук ачтылар, ул вакытта яз өчен бик үк гадәти булмаган эссе иде. Һәм, кызганычка каршы, су стихиясе корбаннары исемлеген 11-29 майда инде биш кеше тулыландырды. 

- Суга очраклы рәвештә егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак булган очраклар да бар. Республикада шундый 7 очрак теркәлгән, өстәвенә корбаннар арасында - ике бала, - дип дәвам итте Юрий Венедиктов. - Әгәр дә өлкәннәр сәламәтлеге яки исерек хәлдә булуы нәтиҗәсендә суга егылса, балалар су янында олыларсыз, үзләре генә булу сәбәпле.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны сулыкларга ялгызларын гына җибәрмәвегезне үтенәм. Җәйге каникуллар чорында балаларның ялын сәламәтләндерү лагерьларына, мәктәп яны лагерьларына җибәреп оештырыгыз, аларны караучысыз калдырмагыз. Сулыклар янына ялга чыгарга җыенганда медицина персоналы һәм коткару постлары булган, җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз, - дип белдерде кече үлчәмле суднолар буенча ТР Баш дәүләт инспекторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International