2-3 июньдә Мамадышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. "Олимп" һәм "Юбилейный" спорт залларында - ике мәйданчыкта җиңү өчен барлыгы 14 команда көрәште. Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасы 3 нче урынны яулады.
Көчле көрәш нәтиҗәләре буенча, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Мамадыш муниципаль районы
2 урын - Биектау муниципаль районы
3 урын - Балтач муниципаль районы
4 урын - Кукмара муниципаль районы