«Без тормышны сайлыйбыз!»

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия наркотикларга каршы айлык һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында 3 июнь көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Олеся Хәмидуллина Карадуган гимназиясенең мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен «Без тормышны сайлыйбыз!» дигән шөгыль уздырдылар. Әлеге чарада барлыгы 60 балигъ булмаган бала катнашты.

Балалар белән наркоманиянең нәрсә булуы, яшь буын вәкилләре өчен нинди куркыныч тудыруы турында фикер алышынды. Шөгыльнең төп өлешендә практик эш белән шөгыльләнделәр. Балигъ булмаган балалар төркемнәрдә наркоманиягә каршы зур буклетлар ясадылар, ә аннары һәр отряд чиратлап үз эшләрен яклады. Шөгыль бик кызыклы һәм күңелле булды, ә балалар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International