Яшьләр торак конкурсы – 2021: гаризалар кабул итү башланды!

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга Конкурс үткәрелә.

Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра:

- Иҗтимагый оешмалар активистлары;

- Яшьләр-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;

Конкурста катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе. Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары булып, Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә, аның балалары, ире (хатыны) таныла. Аерым очракларда башка туганнары, әгәр алар үз гаилә әгъзалары буларак милекче итеп кертелсә, конкурста катнашучының гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста җиңгән очракта сайлап алынган фатир өчен беренчел взнос гомуми бәясенең кимендә 10% ын тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә айлык түләүләрне вакытында түләү өчен гариза бирүченең тотрыклы җыелма кереме булу төп шарт булып тора.

2021 елның 3 маеннан 31 августына кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гариза бирү кампаниясе бара.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны "Татарстан Республикасының яшьләр торак конкурсы " рәсми төркемендә белергә мөмкин» (https://vk.com/mol_ipoteka).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International