65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен илтү дәвам итә

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү, үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина тикшерүе үтү өчен илтүне дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә график буенча авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик тикшерүләр, диспансерлаштыру, медицина тикшерүе уза. Өлкән яшьтәге гражданнарны юл буйлап социаль хезмткәрләр озата бара, хастаханәдә аларны шәфкать туташлары һәм табиблар каршы ала.

Диспансеризация үтүчеләр фельдшерларның, социаль хезмәткәрләрнең, машина йөртүченең, участок табибларының һәм шәфкать туташларының бердәм эшеннән канәгать калалар, зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International