Балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәһәренә сәфәр

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында ТР "Наз" Хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова чакыруы буенча районыбыздан 9 балигъ булмаган бала Казан зоопаркларына барды. Экскурсиядән соң барлык катнашучылар өчен хәләл кафега бару оештырылды, анда кечкенә кунакларны фри, бургер, сок һәм әфлисун белән сыйладылар. Бераздан балалар мастер-класста катнаштылар, аның барышында бик матур картиналар иҗат иттеләр. Бүгенге көн балаларга бик күңелле һәм игелекле бәйрәм буларак истә калыр дип ышанабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International