2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын Сария Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча алдан язылырга кирәк.