2021 елның 1 июнендә Балтач районының күпбалалы гаиләләре Балаларны яклау көне кысаларында Казан шәһәрендә оештырылган чарада катнаштылар. Гаиләләр Казан дәүләт циркында булдылар, анда аларга төрле мастер-класслар, уеннар, биюләр һәм цирк тамашалары тәкъдим ителде. Чарадан соң катнашучыларны "Корстон"да бәйрәм ашы көтә иде. Барлык катнашучылар да бүләк сертификатлары алдылар.