Балачак безнең өчен һәрчак иң бәхетле һәм рәхәт вакыт булып калачак. Балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлылыгы турында искәртә.
Ел саен 1 июнь көнне Балтач районында балалар өчен «Бәхетле балачак» дип исемләнгән чара оештырыла. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре уеннар үткәрүдә катнаштылар. Балалар бик теләп акбурлар белән чәчәкләр, кояш, күк рәсемнәрен ясадылар. Шулай ук онытылган кызыклы ишегалды уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Балалар бик күп тәэсирләр алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.