Татарстан Республикасы Балтач район Советы президиумы утырышы

2021 елның 1 июне, сишәмбе

31 май көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Президиум утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районы территориясендә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында.

2. Балтач муниципаль районында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү турында.

3. Балтач муниципаль районы башлыгының «Мәгариф оешмасының иң яхшы җитәкчесе» грантын алуга конкурс үткәрү нигезләмәсен һәм тәртибен раслау турында.

4. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында.

5.  «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирү турында тәкъдимнәрне карау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.

5. Балтач муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

7. Балтач район Советының сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре, социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International