1 июнь көнне «Балтач» ял паркында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Балалар күзлегеннән хезмәтне саклау» рәсем конкурсының җиңүчеләре һәм барлык катнашучылары җыелды. Балаларны Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация Советы рәисе Илшат Галимуллин котлады. Конкурста катнашучыларның барысы да таныклыклар алды, ә конкурс җиңүчеләренә һәм призерларына грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.