29 майда Карадуган гимназиясендә "Игенче" АХҖК призына "Кожаный мяч" Бөтенроссия яшь футболчылар ярышлары кысаларында 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча район беренчелеге узды.
Беренчелектә 7 команда, ( Балтач һәм Карадуган гимназияләре, Чепья, Норма, Түнтәр, Кече Лызи һәм Сосна мәктәпләре) барлыгы 85 футболчы катнашты.


Призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:
1 урын - Норма мәктәбе
2 урын - Балтач гимназиясе
3 урын - Чепья мәктәбе
Иң яхшы капкачы итеп Гарипов Алим (Балтач гимназиясе) танылды
Иң яхшы сакчы - Кумаев Денис (Чепья мәктәбе)
Иң яхшы һөҗүмче - Йосыпов Раил (Норма мәктәбе)
Турнирның иң яхшы тренеры - Садыйков Рамил Мөнир улы (Норма мәктәбе).