Зәринә Самигуллина тизйөрешле шашка уеннарында Россия чемпионы булды!

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Быел авыл шахматчылары арасында Татарстан чемпионы булып танылган Балтач урта мәктәбе укучысы Зәринә Самигуллина тизйөрешле шашка уеннарында Россия чемпионы булды. Зәринә 9 июньгә кадәр Сочи шәһәрендә рус шашкасы буенча ярышларда катнаша. 30 май көнне ул Россия беренчелегендә тизйөрешле халыкара шашка уеннарында да 2 урын яулады. Алда классик шашка буенча уеннар көтә. Зәринәгә алга таба да уңышлар телибез! 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International