«Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»ндә чираттагы дәресләр узды

2021 елның 29 мае, шимбә

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»ндә чираттагы дәресләр тәмамланды. Аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендә ятучы гражданнарның социаль хезмәткәрләре һәм туганнары хезмәт күрсәтү ысулларын, гомуми тәрбиянең теоретик нигезләре һәм практик күнекмәләре, ашату һәм киенү-чишенү вакытында ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, урын-җир уңайлыгын саклау принциплары белән таныштылар.

Дәресләрдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм авыруга тиешле тәрбия бирүне ничек тәэмин итәргә һәм карау процессын ничек җиңеләйтергә кирәклеген практикада күрсәттеләр.

Уку курсын узучыларга сертификатлар тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International