24 май көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган иҗат конкурсында катнашучыларның эшләрен бәяләү булды. Алар барысы да жюри хөкеменә төрле техникада эшләнгән иң яхшы иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр, алар арасында: номерлар буенча картиналар, крестик белән чигү, мозаика һ.б. бар иде.

Конкурста тәкъдим ителгән барлык эшләр дә осталык һәм илһамның сәламәтлек мөмкинлекләре белән генә чикләнмәвен исбатлады, шуңа күрә жюри әгъзаларына иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмады.
