Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры тарафыннан гражданнарны кабул итү

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергә гражданнарны кабул итү практикасын дәвам итә.

2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең республиканың муниципаль берәмлекләрендәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын Сария Сабурская һәм Илсур Һадиуллинга бирү мөмкинлеге булачак. 

(843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International