Бүген, 20 апрельдә, район мәдәният йортында Җирле үзидарә органнары көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга районның социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыруда актив катнашу һәм нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар һәм әлеге җаваплы эштә уңышлар, иминлек, мөһим карарлар кабул итүдә зирәклек, барлык куелган максатларга ирешүне теләде. Шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов та үзенең ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Чара барышында Балтач территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Ибрагимова Гөлсинә Кыям кызына, 1088 нче Балтач участок сайлау комиссиясе рәисе Закирова Руфия Әдһәм кызына, 1069 нчы Кили участок сайлау комиссиясе секретаре Маннанова Миләүшә Вагыйз кызына, 1079 нчы Түнтәр участок сайлау комиссиясе секретаре Хәкимова Гүзәл Гаяз кызына 2020 нче елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы бүләкләнде.
Җәмәгать эшендә актив катнашуы һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен контроль-хисап палатасы рәисе Сабиров Ирек Сәяф улына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов рәхмәтен белдерелде.
2020 елда «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының «муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү һәм гражданнарны башка формаларда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга җәлеп итү» номинациясендә» республика этабында 2 нче урынны яулаган Балтач муниципаль районының Пыжмара авыл җирлеге (җитәкчесе Җәләев Рафил Хәлип улы) Диплом белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән баш мөхәррир - "Татмедиа" АҖ филиалы "Хезмәт" газетасы редакциясе җитәкчесе Зәкиев Вакыйф Мансур улы бүләкләнде.
Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Вафин Ранис Борисович бүләкләнде.
Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы-Салихҗанов Рафил Харис улы, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе-Мөбәрәкшин Илнар Илшат улы, Сосна авыл җирлегенең баш хисапчысы-Муллагалиева Гөлнара Рафыйк кызы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге әйдәп баручы белгече-Зыятдинов Рүзәл Рәис улы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы баш белгече-Михайлов Руслан Альберт улы, Финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече-Нәбиева Лилия Нуретдин кызы, Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторының баш белгече-Габделхакова Миннәзия Хасият кызы, "Татарстан Республикасы Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте" техник хезмәткәре - Ибраһимова Лилия Ренат кызы җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач район Советы депутаты, Чепья авыл җирлеге депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Труд" җәмгыяте җитәкчесе Һадиев Рәшит Хафиз улына, хезмәт ветераны Хәйруллина Розалия Нигъмәтулла кызына, Сосна авыл җирлеге депутаты, хезмәт ветераны Садыйков Рәис Мансур улына, хезмәт ветераны Абдрахманов Фәрит Фәрт улына, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаел улына «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе бирелде.
Балтач район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге җитәкчесе Ашрафҗанова Зөлфия Альберт кызы, район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече Шакирова Гөлнара Рафаэль кызы, Балтач район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь һәм архитектура бүлеге әйдәп баручы белгече Гыйбадуллина Зәлия Мөдәрис кызы, Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсе баш белгече Әхмәдиева Эльмира Дамир кызы, Балтач муниципаль районы "Үзәкләштерелгән бухгалтерия" әйдәп баручы хисапчысы Нәкыйпова Наилә Наил кызы, "Татарстан Республикасы Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте" техник хезмәткәре Шәфигуллина Әлфирә Рафыйк кызы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм - Җирле үзидарә көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бәйрәм чарасының бүләкләү өлешеннән соң Карадуган авыл клубы коллективы Туфан Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу" спектаклен тәкъдим итте.