90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Илһамия Зәкиева.

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

2021 елның 18 апрелендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны, Янгул  авылында яшәүче Илһамия Зәкиева Зәкиева район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

     Илһамия апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә, 14 елдан артык ир-атлар кебек ат җигеп, авылдан пенсия яшен тутыргач та сөт җыя. Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене белән ихтирам һәм муллыкта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International