Хезмәтне саклау турында

2021 елның 16 апреле, җомга

Агымдагы елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары Координация советы тарафыннанхезмәтне саклау буенча әйдәп баручы белгеч К.М. Хөснетдинов һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының хезмәтне саклау буенча белгечләре катнашында «Сосна» ҖЧҖендә күчмә утырыш үткәрелде. Утырышта хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре каралды. Координация советы әгъзалары шулай ук «Сосна» ҖЧҖенең хезмәтне саклау буенча белгечнең эш кабинеты белән таныштылар һәм  хезмәтне саклау чаралары тиешле дәрәҗәдә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарылуына инандылар.

Координация советы Хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәүчеләргә дәүләт тарафыннан җәза каралган, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылу да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International