«Наз» үзәгендә социаль карамакта торучы Фәрхинур апаның өендә электр үткәргечләрен алыштыру

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Ялгыз яшәүче 79 яшьлек Фәрхинур Миңнуллина Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта тора. 

Социаль хезмәткәр Илһамия Сафина «Наз» үзәге белгечләренә Фәрхинур апаның өендә электр үткәргечләрен алыштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» муниципаль бюджет учреждениесенә хат яздылар. Эшләрне башкару өчен кирәкле материаллар пенсионер ханымның үз акчасына сатып алынды. Ремонт эшләрен югарыда аталган оешма хезмәткәрләре башкарды.

Фәрхинур Миңнуллина эштән бик канәгать калды һәм күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International