"Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач урта мәктәбе укучылары өчен "Балалар ышаныч телефоны" дигән төркемле шөгыль үткәрделәр. Белгечләр балаларны ышаныч телефоны белән таныштырдылар, «Күзеңне йом һәм кабатла» уенын уйнадылар, әлеге телефон буенча ярдәм алу кагыйдәләре белән таныштылар.