14 апрель көнне Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Волонтер» үзәге активистлары «Әйдә чык!» акциясе үткәрделәр. Алар бистәбезне төзекләндерү буенча әлеге акциягә кушылып, юл территориясен зур чүп-чарлардан чистартуга үз көчләрен керттеләр.