«Яхшылык дөньяны коткарыр»

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрель көнне «Волонтер» үзәге активистлары Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы көмеш волонтер белән берлектә тыл хезмәтчәне, өйдә социаль хезмәтләр алучы Илгизәр Җәләлиева янына бардылар. Язгы игелек атнасы һәм «Яхшылык дөньяны коткарыр» акциясе кысаларында алар аны туган көне белән котладылар, кечкенә генә язгы бүләкләр тапшырдылар.

Очрашу ике як өчен дә файдалы булды: 89 яшьлек Илгизәр Бәдги кызы үз адресына рәхмәт сүзләре һәм котлаулар ишетте, ә катнашучылар тәҗрибәле укытучының үгет-нәсихәтләрен һәм киңәшләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International