Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның 1 апреленнән башлап, республикада санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Районда торак пунктларны, зиратларны, елга буйларын, җәмәгать урыннарын чүп-чардан арындыру буенча эшләр дәвам итә.
Санитар-экологик икеайлыгы кысаларында Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мәктәбе укучылары Югары Субаш авылында урнашкан "Бакча" һәм "Мәрьям" чишмәләре территориясен чистартты.