14 апрель көнне Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Ел саен Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге Кече нефть компаниясе бүләкләрен ветераннарга өйләренә барып тапшыралар. Изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре ветераннар күңеленә хуш килде.