«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач районында 8 һәм 9 апрель көннәрендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә индивидуаль һәм төркемле дәресләр уздырылды. Барлык профилактик чараларны үтәп үткәрелгән чарада өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.
Дәрес барышында «Наз» үзәге белгечләре һәм шәфкать туташы тыңлаучыларны гигиеник карау өчен өр-яңа чаралар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлылыгын арттыручы ярдәмче техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар. Мәктәптә уку үз туганнарын караучы кешеләргә процедураларны дөрес итеп үткәрергә, өзлегүләрне профилактикалауның нәтиҗәле ысулын сайларга, шулай ук аз хәрәкәтләнүче кешенең физик хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Дәрестә катнашучылар алган мәгълүматтан канәгать калдылар, үз туганнарын карау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук белгечләргә белем бирү чараларына йөрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.