Миннебаевлар гаиләсе «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында беренче урынны яулады

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген Теләчедә «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе фестиваленең зона этабы узды. Бу фестивальдә безнең районны Норма авылыннан Гөлсем һәм Мулланур Миннебаевлар гаиләсе тәкъдим итте. Миннебаевлар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады һәм мактаулы беренче урынны алды!

Фестивальнең максаты - буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International