«Әдәп төбе - әхлак»

2021 елның 9 апреле, җомга

8 апрель көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында «Әдәп төбе - әхлак» дип аталган түгәрәк өстәл артына, Балтач гимназиясенең югары сыйныфында укучы кыз балалар белән очрашуга район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова һәм озак еллар Балтач Үзәк хастаханәсендә акушер – гинеколог булып эшләгән Камалиева Наилә чакырылды.

Кешенең яшьтән үк шәхес буларак формалашуында һәм җәмгыятьтә үз урынын табуда әдәп-әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Бу бигрәк тә хисчән һәм нәфис гүзәл затларыбызга кагыла.  Очрашу барышында яшүсмер кызларның җитлеккән вакытын исәпкә алып, әдәп-әхлак тәрбиясен үз эченә алган актуаль сораулар, гигиена һәм дөрес яшәү рәвеше кагыйдәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International